news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җиңел машина җәяүлеләр кичүендә велосипедтагы баланы бәрдергән

Әлеге хәл бүген көндез Рихард Зорге урамында булган.

Казанда җиңел машина җәяүлеләр кичүендә велосипедтагы баланы бәрдергән
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Казанда шаһитлар «Лада» җиңел машинасы җәяүлеләр кичүендә велосипедтагы баланы бәрдергәнлеген видеога төшергән. Видеороликны социаль челтәрләрдә урнаштырганнар.

Кадрларда «Лада Ларгус»ның юл чатында уңга борылуы күренеп тора. Машина йөртүче җәяүлеләрне уздыра һәм китә башлый. Шул вакыт машина каршына велосипедта малай килеп чыга. Машина туктарга өлгерми һәм баланы бәрдерә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә укучы баланы бәрдерү фактын расладылар. «Бүген Рихард Зорге урамындагы 1а йорты каршында «Лада» йөртүчесе велосипедта йөргән баланы бәрдергән. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. Авариядә катнашкан һәр кешенең гаебе соңрак билгеләнәчәк»,-дип сөйләделәр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, укучы аягын җәрәхәтли һәм ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100