news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел машина һәм мотоцикл бәрелешкән, байкер — хастаханәдә

Юл-транспорт һәлакәте Болотников һәм Лазарев урамнары киселешендә булган.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Казанда Болотников һәм Лазарев урамнары киселешендә мотоциклчы һәм «Лада Ларгус» машинасы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләре видеосы социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

«Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясе хәбәр итүенчә, авария урынына килгән медиклар зыян күргән мотоциклчыны аңсыз килеш хастаханәгә алып киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot