Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда җиңел машина чәчәк кибетенә бәрелгән һәм койманы җимергән
«Лада Веста» катнашындагы һәлакәт бүген иртән Восстание урамында булган.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Казанда «Лада Веста» җиңел машинасы чәчәк кибетенә бәрелгән һәм койманы җимергән. Юл-транспорт һәлакәте видеосы социаль челтәрдә чыкты.
Видеода җиңел машина чәчәк кибетенә килеп бәрелгән һәм койманы җимереп, юлга килеп чыккан. Машина баганага килеп бәрелгәч кенә туктаган.
Шаһитлар хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте бүген 8.00 сәгать тирәсендә Восстание урамында булган.

Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз