news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җиңел машина белән юл-транспорт һәлакәтендә мотоцикл янып беткән

Авария кичә кич белән Залесный бистәсендә булган.

Казанда җиңел машина белән юл-транспорт һәлакәтендә мотоцикл янып беткән

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиңел машина белән булган юл-транспорт һәлакәтендә мотоцикл янган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Авария кичә кич белән Залесный бистәсендә «Олимпиец» спорт комплексы каршында булган.

Җиңел машина белән бәрелешкәч, мотоциклга ут капкан. Аны сүндерә алмаганнар — байк бөтенләй янып беткән.

«Мотоциклчы зыян күрмәгән, ә менә аның „тимер атын“ ут тулысынча юк иткән. Хәтта байкның маркасын да аера алмадык», — дип сөйләделәр һәлакәт шаһитлары.

Казаннан чыгу юлында әлеге һәлакәт аркасында җитди бөке барлыкка килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100