news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел машина белән «КАМАЗ» һәлакәтендә өлкән яшьтәге ир-ат имгәнгән

Юл транспорт һәлакәте бүген, 7.00 сәгатьтә, Несмелов урамында булган.

Казанда җиңел машина белән «КАМАЗ» һәлакәтендә өлкән яшьтәге ир-ат имгәнгән
авария шаһитлары фотосы

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиңел машина белән «КАМАЗ» һәлакәтендә өлкән яшьтәге ир-ат имгәнгән. Бу турыда шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Юл транспорт һәлакәте бүген, 7.00 сәгатьтә, Несмелов урамы һәм Киров дамбасы чатында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «КАМАЗ» йөртүчесе туктарга өлгермәгән һәм «Рено» автомобиленә бәрелгән.

Һәлакәттә чит ил машинасының 75 яшьлек пассажиры зыян күргән. Ашыгыч ярдәм табиблары аның башы бәрелеп, имгәнгәнен ачыклаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot