news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел машина авыр хәлдәге пациент булган ашыгыч ярдәм машинасына бәрелгән

Һәлакәт Вахитов проспекты һәм Яруллин урамы чатында булган.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда җиңел автомобиль сирена белән барган ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Һәлакәт Вахитов проспекты һәм Яруллин урамы чатында булган.

Һәлакәт аркасында, ашыгыч ярдәм машинасындагы ике табиб җәрәхәт алган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәлакәт килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot