news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җиңел автомобиль шоферы хатын-кызны бәрдергән

Ашыгыч ярдәм табиблары 80 яшьлек әбигә «ике яки аннан да күбрәк анатомик өлкәдәге органнарның зыян күрүе» дигән диагноз куйган.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиңел автомобиль шоферы, арты белән хәрәкәт иткәндә, өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке бишенче яртылар тирәсендә Декабристлар урамындагы 87нче йорт ишегалдында «Рено» автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе, арты белән хәрәкәт иткәндә 80 яшьлек хатын-кызны таптаткан.

Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары 80 яшьлек әбигә «ике яки аннан да күбрәк анатомик өлкәдәге органнарның зыян күрүе» дигән диагноз куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100