news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел атлетика буенча турнир була

Ярыш кысаларында күренекле спортчылар катнашында мастер-класслар үткәрелә, быел ул - Наталья Назарова

 (Казан, 21 март, "Татар-информ"). Казанда җиңел атлетика буенча “Шиповка юных”  Бөтенроссия ярышларының финалы үткәрелә.  Үзәк стадионның футбол һәм җиңел атлетика манежында турнирны ачу тантанасы 24 март көнне 13.30 сәгатькә билгеләнгән, ул 29 мартка кадәр бара.

Бу турыда шәһәр Башкарма комитетының Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова ачыклык керткәнчә, турнир финалында яшүсмерләр 3яшь категориясендә – 10-11 яшьтәгеләр, 12-13 яшьтәгеләр, 14-15 яшьтәгеләр - көч сынашачак. Шәхси һәм команда ярышлары өч категориядә үтәчәк, - дип хәбәр итте С.Вострикова. - Гомуми белем бирү мәктәпләрендә, авылдагы гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм балалар йортларындагы мәктәп-интернатларда укучылар арасында булачак.

 Ел саен ярыш кысаларында күренекле спортчылар – җиңел атлетика буенча дөньякүләм танылган йолдызлар катнашында мастер-класслар үтә. Быел яшь спортчылар белән дәресне 8 тапкыр дөнья чемпионы булган Наталья Назарова үткәрә. Мастер-класс 23 мартта оештырылачак.

С.Вострикова финал турнирының Казанда 2008 елдан үткәрелә башлавын искәртеп, 8 ел эчендә катнашучылар саны бермә-бер артты, диде. 2008 елда чарада 509 спортчы катнашкан булса, узган ел аларның саны 1,1 меңгә җиткән.

“Шиповка" күп кенә күренекле спортчылар карьерасы башлангычында бик әһәмиятле баскыч булып тора: Олимпия чемпионнары Ирина Привалова һәм Юрий Борзаковский спорт юлын нәкъ менә әлеге турнирдан башлап җибәргәннәр. Казанда яңа лидерлар әзерләнде, дип, С.Вострикова җиңел атлетика буенча Россия җыелмасы составында 2016 елда 13 кеше булып, барысы да “Шиповка”да катнашучылар булуын белдерде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot