news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Җиңү бәйрәме салюты туры эфирда трансляцияләнәчәк

Аннары салюттан соң 22.00 сәгатьтә «Җиңү фонариклары» акциясе узачак.

Казанда Җиңү бәйрәме салюты туры эфирда трансляцияләнәчәк
Илнар Төхбәтов

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Җиңү бәйрәме хөрмәтенә фейерверк туры эфирда трансляцияләнәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Җиңү көнендә Казанда салют уздыруның бер ноктасы планлаштырылган. Ул ТНВ дан турыдан-туры эфирда трансляцияләнәчәк. Урамга чыгып карамас өчен, бәйрәм фейерверкын телевизордан карарга мөмкин булачак. Якынча вакыты 21 сәгать 50 минут», — диде вице-премьер.

Аннары салюттан соң 22.00 сәгатьтә «Җиңү фонариклары» акциясе узачак. «Россиядә яшәүче һәркем катнаша ала. Телефон фонарьларын кушып, шәһәр-авылларда йорт тәрәзәләрендә утлар кабыначак», — диде Ләйлә Фазлыева.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100