Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республикакүләм этабы башланды
Ярышларда Татарстаның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 14 команда катнаша
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген Казанда “Патриот” Республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республикакүләм этабы башлану тантанасы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, РФ Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиллеге аппаратының ТР буенча Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин һ.б. катнашты.
Ярышларда Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан сайлап алынган 14 команда катнаша. Ярышлар өч көн узачак, аның теория өлешендә Россия тарихы, хәрби уставлар һ.б. буенча белемнәр тикшереләчәк. Практик өлештә "АК-74" не өлешчә сүтеп-җыю, беренче медицина ярдәме күрсәтү, сафка тезелү кагыйдәләре һәм башка дисциплиналар каралган.
Ренат Тимерҗанов ярышларда катнашучыларны сәламләде һәм, алар уеннарның зона этапларын лаеклы узды, дип белдерде. Шул ук вакытта баш федераль инспектор, иң мөһиме җиңү түгел, дип саный. “Сез бер-берегез белән таныша, осталык һәм белем буенча ярыша һәм тәҗрибә туплый аласыз. Әлбәттә, җиңүче команданың бөтенроссия уеннарында Татарстан данын лаеклы яклавын телибез”, - дип командага уңышлар теләде.
Васил Шәйхразиев үз чыгышында, быел Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелә, дип искәртте. “Бүген ветераннарга хөрмәт белдерәбез, яшь буынны мәхәббәт, хөрмәт һәм патриотик рухта тәрбиялибез, - диде ул. - Бөек Ватан сугышы елларында 700 меңгә якын татарстанлы Ватанны сакларга чакырылган. 350 меңгә якыны батырларча һәлак булган”, - дип билгеләп үтте В.Шәйхразиев. Бүген патриотик тәрбия бирү зур роль уйный, дип ассызыклады ТР Премьер-министры урынбасары һәм катнашучыларга үз төбәкләре өчен тиешенчә чыгыш ясауларын теләде.
ТР хәрби комиссары Сергей Погодин шулай ук командаларга мөрәҗәгать итте: “Ватанпәрвәрлек ул буыннан-буынга күчә. Безнең һәрберебезнең төп бурычы – Ватанны саклау”, - диде, “Җиңү” уеннары шуңа әзерлек булып тора, дип өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз