Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда House Party Day фестивале кысаларында GAUGA татар рок төркеме концерты була
Программага тамашачы яратып тыңлаган җырлар кергән: «Акыл иясе», «Төрле хәлләр», «Акыллым», «Сәфәр».
26 ноябрьдә Казанда җирле һәм күченеп килгән артистларның House Party Day дип аталган музыкаль фестивале узачак. Gauga, Сергей Костюжов һәм 30дан артык музыкант дөньяның 13 ноктасында концерт куячак.
«Ледокол Пушкин» төркеменнән Сергей Костюжов 26 ноябрь,18.00 сәгатьтә «Чәк-чәк» музеенда чыгыш ясаячак. «Яктылык, ялгызлык һәм мәхәббәт турындагы җырлар авторы. Кичәдә Сергей Костюжов белән бергә скрипкачы Алинә Кәримова һәм «Ледокол Пушкин» төркеменең барабанчысы Арчи Куба да чыгыш ясаячак», - дип хәбәр итә Yummy Music лейблы матбугат үзәге.
GAUGA татар рок төркеме 26 ноябрь, 19:00 сәгатьтә Татар китабы йортында фатирник форматында чыгыш ясаячак. «Программага төркемнең тамашачы яратып тыңлаган җырлары кергән: «Акыл иясе», «Төрле хәлләр», «Акыллым», «Сәфәр», диелә хәбәрдә.
House Party Day фестивале кысаларында фатирниклар Россия, Сербия, Әрмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Германия, Израиль, Эстония, Испания, Франция, Грузиядә узачак. House Party Day проектының төп бурычы – иҗади берләшмәләргә һәм күченеп килгән кешеләргә үз өлкәсен табарга ярдәм итү.
«Музыка телен нинди милләт кешесе булуына карамастан, аны һәр кеше аңлый. Безнең өчен үз кешеләребезне табу мөһим. House Party Day фестивале бу эштә ярдәм итәр, дип ышанып калам», – дип фикере белән уртаклаша Doing Great Agency’ның нигез салучысы Катя Штарёва.
- Россиядә House Party Day фестивале дүрт шәһәрдә узачак: Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж һәм Казанда. Фестивальне Doing Great коммуникацияләр агентствосы оештыра. Казан концертлары кураторы – Yummy Music лейблы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз