Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Һөнәрчелек шигърияте» татар декоратив сәнгате күргәзмәсе ачыла
13 августта 16:00 сәгатьтә ТР дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә татар декоратив-гамәли сәнгатенә багышланган «Һөнәрчелек шигърияте» күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмәгә килүчеләр мозаика техникасында күннән ясалган әйберләр, тамбур чигүен, зәркән бизәнү әйберләрен һәм милли темада эшләнгән скульптура композицияләрен күрә алачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Проект Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Символга әверелгән сүз» күргәзмәсен тулыландырачак һәм аның иҗаты формалашкан мәдәни мохитне күрергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, күргәзмә 12 августта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья каллиграфия көне белән дә бәйле. Экспозицияне ачу тантанасында каллиграф һәм рәссам Нәҗип Нәккаш «Тугра — шәхси билге» дип аталган мастер-класс үткәрәчәк.
Күргәзмә Тукайның шигърияте белән татар мәдәнияте образлары арасындагы визуаль диалог булачак. Традицион һөнәрләр шагыйрьне тормышының төрле чорларында озата баргаң һәм аның әсәрләренең образлылыгына йогынты ясаган мохитнең бер өлеше булган.
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте
«Һөнәрчелек шигърияте» күргәзмәсе 2026 елның 7 августыннан 20 сентябренә кадәр эшләячәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз