news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Һөнәр» яшь режиссура бөтенроссия фестивален Буа театры ачты

Казанда «Һөнәр» яшь режиссура бөтенроссия фестивален Буа театры ачты
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Казанда «Һөнәр» яшь режиссура бөтенроссия фестивален Буа театры ачып җибәрде. Булат Гатауллин куйган «Гөлҗамал» спектакле Тинчурин театрында күрсәтелде.

«Бүген фестивальнең беренче көне. Казан шәһәрендә 6 көн дәвамында 14 спектакль күрсәтеләчәк. 13 коллектив катнаша, шуларның җидесе – чит төбәкләрдән. Казаныбызның төрле театр мәйданчыкларында шушы спектакльләрне рәхәтләнеп карый аласыз», дип тамашачыга мөрәҗәгать итте спектакльдән соң Кариев театрының һәм «Һөнәр» фестиваленең директоры Илнур Гайниев.

«Бүген чыннан да иң җаваплы көн. Сезгә батырлыгыгыз өчен рәхмәт. Театрның сикәлтәле юлларын узып елмаеп басып торасыз. Аягыгыз җиңел ублсын», дип Буа театрына рәхмәт сүзләрен сәхнәдән Тинчурин театры актрисасы Резеда Төхфәтуллина да җиткерде.

«Бу дөньяда ярый сез бар, сез булсагыз, театр да, фестивальләр дә була», диде ул халыкка мөрәҗәгать итеп.

Буа театры актрисасы Әнисә Сәгыева язга Буа театрының Казанга гастрольләр белән килергә җыенуын әйтте. Тамашачыны театрга чакырды.

«Һөнәр» яшь режиссура бөтенроссия фестиваленең рәсми ачылышы бүген Кариев театрында була. Кариев театры Булат Гатауллинның «Шайтан. Егет, Кыз» спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк.

Кариев театры директоры Илнур Гайниев «Һөнәр» фестиваленең беренче көнен «Булат көне» дип атаган иде.

«Гөлҗамал» спектакле Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянкеләр астында иде» хикәясе буенча куелган. Инсценировка авторы – Ләйсән Фәизова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100