Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда хокукый ярдәм көне уздырылачак
Белгечләр гражданнарның пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары турындагы сорауларына җавап бирәчәк
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 ноябрьдә, гражданнар пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары, мирас хокукы һәм милек бәхәсләре мәсьәләләре буенча бушлай профессиональ юристлардан консультация алачак.
Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокуклары турында күбрәк мәгълүмат бирү максатыннан, ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле белән “Россия Пенсионерлар берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешманың төбәк бүлеге тарафыннан Хокукый ярдәм көне уздырыла.
Шул рәвешле, 18 ноябрьдә 15.00-18.00 сәгатьтә Хокукый ярдәм көне Казан ш., академик Парин урамы, 16 нчы йорт адресы буенча урнашкан Идел бу районының Пенсия фонды идарәсендә үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан омбудсмены матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз