news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Хокукый ярдәм көне үтәчәк

Теләгән кешеләр юристларга пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнарына кагылышлы үзләрен кызыксындарган сорауларны бирә ала

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). 16 мартта Казанда Хокукый ярдәм көне үткәреләчәк. Ул 15.00дән 18.00гә кадәр Шуртыгин урамы, 1нче йорт (Казанның Советы районы хакимияте) адресы буенча уза.

Гражданнарга  профессиональ юристлардан пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнарына кагылышлы, мирас хокукый һәм милек низаглары турындагы сораулар буенча бушлай консультация алу мөмкинлеге бирелә. Татарстан Республиксында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле, "Россия Пенсионерлар берлеге" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге белән бергә, халыкка кулай һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарны хокукый агарту максаты белән, андый чараларны 2010 елдан башлап үткәрә.

Гражданнарның сорауларына ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле аппараты, ТР прокуратурасы, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Нотариаль палатасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды, Россия Пенсия фондының ТР бүлеге вәкилләре җавап бирәчәк.

Консультация алырга теләүчеләргә алдан (843) 279-25-99, 279-25-02 телефоннарына шалтыратып язылырга кирәк, дип хәбәр итә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтленең матбугат хезмәте.                                                              

news_right_1
news_right_2
news_bot