news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Хокукый ярдәм көне була

Чара 21 гыйнварда 15.00дән 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итә

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Кеше хокуклары буенча вәкил "Россия пенсионерлары берлеге" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге белән бергә Казанда Хокукый ярдәм көне үткәрә, дип хәбәр итә омбудсменның матбугат хезмәте.

Чара 21 гыйнварда Казан шәһәре, Академик Парин урамы, 16нчы йорт адресы буенча (Россия Пенсия фондының Казандагы Идел буе районы идарәсе) 15.00дән 18.00 сәгатькә  кадәр дәвам итә.

Гражданнарга профессиоаль юристлардан пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары мәсьәләләре буенча, мирас хокукы һәм милеккә бәйле низагларга бәйле бушлай консультация алу мөмкинлеге бирелә.

Чарада консультантлар сыйфатында  ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР прокуратурасы, ТРда кеше хокуклары буенча вәкил аппараты хезмәткәрләре, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Нотариаль палатасы, РФ Пенсия фондының ТР бүлеге вәкилләре катнаша.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100