news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хокук тәртибе сакчылары баскычтан егылып башын ярган ир-атка ярдәм иткән

Росгвардия хезмәткәрләре зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәткән һәм табиблар чакырган.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда Росгвардия хезмәткәрләре баскычтан егылып башын ярган ир-атка ярдәм иткән. Бу хакта Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Росгвардия хезмәткәрләре маршрут буенча патруль вакытында Әмирхан проспектында йорт янында карда кан тамчылары күргән. Ерак түгел башын тотып утырган ир-ат янына барганнар. Ир-атның башында ачык яра булган һәм аннан кан аккан. Хокук тәртибен саклаучылар ашыгыч ярдәм бригадасын чакырган, ә үзләре беренче ярдәм күрсәткән.

Ачыкланганча, ир-ат баскычтан төшкәндә абынып егылган һәм имгәнгән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100