Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда хоккейчы Данис Зарипов исемендәге спорт-күнекмә үзәге ачылды
Республика Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков яңа спорт үзәге Татарстанның яңа буын Зариповларын, Морозовларын тәрбияләргә тиеш, диде.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика башкаласында хоккейчы Данис Зарипов исемендәге спорт күнекмә үзәген тантаналы төстә ачты.
«Бүген бик мөһим вакыйга. Беренчедән, Татарстанда бөтенебез дә яраткан спорт төре – хоккей буенча уникаль объект барлыкка килде. Бу төр белән бездә 50 меңнән артык, төрле яшьтәге кеше шөгыльләнә. Республикада 42 ясалма һәм 700 дән артык кышкы спорт мәйданчыклары бар. Республикадагы алты профессиональ команда уенын карарга килүче җанатарларыбыз күп. Әлеге саннарны Россиядәге бер генә төбәк белән дә чагыштырып булмый. Аларны әлеге спорт төренең күптәнге традицияләре булган Скандинавия илләре белән генә чагыштырырга мөмкин. Мин әлеге үзәкне бик күп яшь хоккейчылар яратып кабул итәчәгенә ышанам», – дип билгеләп үтте спорт үзәге ачылышында Илдар Халиков.
Бүген «Казан-Арена»да ачылган хоккей үзәге – Россиядә һәм Европада иң зурлардан берсе. Аның мәйданы 1000 кв. метрдан артык, уенчыларга 300 кв. метр синтетик боз тәкъдим ителә. 7 күнекмә мәйданы, дриблинг һәм физик әзерлек заллары, уку сыйныфлары, шулай ук туры эфирдан тренировкаларны карап утыру өчен махсус зона бар. «Җиңү ыргылышы» командасы тарафыннан хоккейчыларны әзерләүнең үз уникаль методикасы булдырылган. «Бу методика Россия хоккееның көчле алымнарына нигезләнгән. Шәхси осталык, хоккей интеллекты, стандарт булмаган алымнар, нинди очракта да җиңүгә ыргылыш - бөтен илдә бәһаләнүче СССР һәм Россия җыелмаларына җиңү китергән уникаль милли хоккей философиясе бу», - дип үз фикерен белдергән яңа үзәкнең өлкән тренеры, спорт мастеры, танылган Россия хоккейчысы Виктор Калачик вакыйганың пресс-релизында.

Яңа үзәктә балалар да, өлкәннәр дә шөгыльләнә ала.

«Биредә тәҗрибәле белгечләр эшли, балалар күнекмәләргә яратып йөриячәгенә ышанам. Бу үзәк эше безгә Татарстан җирендә яңа Зариповлар һәм Морозовлар үсеп чыксын, аларның исемнәрен Россия һәм чит ил турнир таблицаларында күрү өчен кирәк», – дип билгеләп үтте Илдар Халиков спорт үзәгенең тантаналы ачылышында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз