news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Хизб-ут тахрир Әл-Ислами” оешмасы лидерлары сак астына алынган

Алар агымдагы елның 9 декабренә кадәр сак астында булачак

  (Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген Казанның Вахитов районы суды “Хизб-ут тахрир Әл-Ислами” оешмасының Татарстан төбәк лидерлары буларак шикләнелгән 8 затны сак астына алырга дигән карар чыгарды.
Бүген суд бинасына кичә Россия Куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә махсус операциясе кысаларында тоткарланган 8 кеше китерелде. Алар – 36 яшьлек Азат Адиев, 29 яшьлек Әсгать Хафизов, 40 яшьлек Альберт Вәлиуллин, 26 яшьлек Рузил Дәүләтшин, 27 яшьлек Ленар Сәетов, 24 яшьлек Тимур Узбәков, 28 яшьлек Радик Зарипов, 28 яшьлек Павел Хевронин.
 Шикләнелгән затларны сак астына алу турындагы тикшерү үтенече берьюлы берничә залда каралды. Бу вакытта тоткарланучыларны коридорда хатыннары белән кечкенә балалары көтте. Утырышта белдерелгәнчә, тоткарланучыларның 1-4 балалары бар. Шул ук вакытта сигез кешенең икесенең генә эш урыны бар.

Тоткарланучылар янарга яки тикшерүгә йогынты ясарга, качарга яки эшчәнлек дәлилләрен юкка чыгарырга мөмкин, дип сак астына алынды.
 Судьялар тикшерү үтенечен тулысынча канәгатьләндерде, тоткарланган 8 затны да 1 ай 25 көнгә яки агымдагы елның 9 декабренә кадәр сак астына алды.
Искәртеп узабыз, 20 адрес буенча үткәрелгән тентү вакытында бу оешманың күп санлы пропагандалау материаллары алынган.
 РФ Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе тикшерү бүлеге тарафыннан РФ ҖК ның 205.5 маддәсе (“Террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм шундый оешма эшчәнлегендә катнашу”) буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча 10 елга иректән мәхрүм итү каралган.
Тоткарланучыларның бер өлеше “Хизб-ут тахрир Әл-Ислами” эшәчнлеген оештырган өчен берничә тапкыр хөкем ителгән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100