news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда һинд киносы фестивале ачылды

Казанда «ТАЙМ» Россия-Һиндстан бизнес-форумы кысаларында Һинд киносы фестивале ачылды. Өч көн дәвамында 14-16 октябрь көннәрендә «Мир» кинотеатрында 7 картина күрсәтеләчәк.

«Икенче «ТАЙМ» форумы вакытында без Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә һинд мәдәнияте көннәрен уздыру турында сөйләшә алабыз», – диде ачылышта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

Күп очракта министр моны Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгы ачылуы белән аңлата.

Быел форум әзерләгән программа Һинд кинематографын бөтенләй икенче яктан күрсәтергә вәгъдә итә.

Һинд киносы фестивале кысаларында Һиндстанда төшерелгән картиналар белән бергә Татарстан Республикасында төшерелгән фильм да күрсәтеләчәк.

Күрсәтүләр бушлай уза, кинотеатр сайтында алдан теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot