news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Химиклар урамында чит ил машинасы багананы аударган

Авария иртәнге уннар тирәсендә Химиклар урамында 2 нче йорт янында булган.

Казанда Химиклар урамында чит ил машинасы багананы аударган

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Химиклар урамында чит ил машинасы багананы аударган, машиналар хәрәкәте туктап калган. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитлары хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте иртәнге уннар тирәсендә Химиклар урамында 2 нче йорт янында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Фольксваген» җиңел машинасы «КИА» белән бәрелешкән һәм юлдан чыгып очкан, шуннан соң баганага бәрелгән. Көчле бәрелүдән багана ауган һәм чыбыкларга эләгеп калган.

«Хәзер Химиклар урамының авария булган өлешендә ике яклап та машиналар хәрәкәте тукталып калган. Ремонт хезмәтләре эшли», — дип сөйләде авария шаһитлары. 

news_right_1
news_right_2
news_bot