news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда хезмәт кешеләренә 30 млн. сумга якын бурыч җыелган

Төрле дәрәҗәдәге бюджеттан финанслау булмау аркасында кичектерелгән бурычлар юк

 (Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда хезмәт хакын түләү буенча кичектерелгән бурычларның күләме быел 1 сентябрьгә 29 млн. 774 мең сум тәшкил итә. Бу сумма, 1 август мәгълүматлары белән чагыштырганда, 12 млн. 629 мең сумга яисә 73,7 процентка арткан. 2013 елның 1 сентябре күрсәткечләреннән 18 млн. 542 мең сумга үскән яисә 165,1 проценты дәрәҗәсендә.

Казан шәһәре дәүләт статистикасы бүлегендә билгеләп үтүләренчә, төрле дәрәҗәдәге бюджеттан финанслау булмау аркасында кичектерелгән бурычлар юк, диелә башкала мэриясе хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot