news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хезмәт хокукларын бозу буенча кайнар элемтә эшли

Кабул ителгән зарлар шәхси тәртиптә каралачак.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Казан башкарма комитетында хезмәт хокукларын бозу мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли. Бу турыда мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан халкы хезмәт хакларын түләмәү яисә соңарып түләү, эштән китәргә мәҗбүр итү, хезмәтне законлаштыру буенча проблемалар, отпуск акчасын күчерү тәртипләрен бозу, хезмәтне саклау тәртипләрен бозу, җитештерүдә бәхетсезлек очракларын, һөнәри авыруларны яшерү һ.б. мәсьәләләр буенча шалтырата ала.

  • Кайнар элемтә номеры: (843) 299-16-53.

Кабул ителгән зарлар шәхси тәртиптә каралачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре шулай ук Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында “Халык контроле” системасында, +7 (843) 525-20-23 номеры белән ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе кайнар элемтә телефоны буенча да кабул ителә. Шулай ук www.онлайнинспекция.рф адресы буенча хезмәткәрләр һәм Федераль хезмәт инспекциясе арасында хезмәттәшлекне тәэмин итә торган электрон сервислар системасы аша мөрәҗәгатьләр кабул ителә.

"Россия Федерациясе гражданнарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауның иң нәтиҗәле чараларының берсе суд булып тора. Анда хезмәткәр хокук бозу турында белгәч, 3 ай эчендә мөрәҗәгать итә ала, ә эштән чыгу бәхәсләре буенча – 1 ай эчендә", диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100