news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Хендэ» автомобиле 11 яшьлек малайны бәрдергән

Юл һәлакәте кичә Родин урамындагы 33нче йорт каршында булган.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Хендэ» автомобиле 11 яшьлек малайны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке бишләр тирәсендә «Хендэ Солярис» автомобилен идарә итүче 31 яшьлек хатын-кыз Родин урамындагы 33нче йорт каршында 11 яшьлек малайны таптаткан. Бала тиешле булмаган урында юл аркылы чыгып барган.

Төрле тән җәрәхәтләре алган малайны "ашыгыч ярдәм" белән хастаханәгә озатканнар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot