news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Хайваннар дөньясында" бәйрәмендә лотереяга тай уйнатылачак

Бәйрәм 25 декабрьдә Игенчеләр сарае каршында узачак.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”) 25 декабрьдә Казанның Игенчеләр саре каршында “Хайваннар дөньясында” дип исемләнгән бәйрәм була. Аны Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе оештыра. Идарәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйрәм иртәнге сәгать 10да башлана.

Программада – республиканың мал табибларына яңа машиналар тапшыру, авыл хуҗалыгы ярминкәсе, авыл хуҗалыгы продукциясенә дегустация, төрле бәйгеләр, уеннар, күргәзмәләр. Иң мөһиме – лотерея уйнатылачак. Төп бүләк – тай.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot