Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда хайваннар белән аралашу рөхсәт ителгән зоопаркларда кагыйдә бозулар ачыкланган
Хайваннарга ветеринар-белешмә документлар буенча әзерләнмәгән һәм сакланмаган азык бирелә.
(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария Баш идарәсе белгечләре белән бергә Казанның һәм республиканың хайваннар белән аралашу рөхсәт ителгән зоопаркларында җәнлекләр дөньясын саклауны, ветеринар-санитар таләпләр үтәлешен тикшергән һәм күпчелегендә кагыйдә бозуларны ачыклаган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
Тикшерү барышында 60ка якын төрнең территория һәм төр ягыннан килеп чыгышы, хайванның ветеринар-санитар торышы язылган ветеринар-белешмә документы булмавы ачыкланган. Алар арасында носух, янут-полоскун, янутка охшаш эт, австралия кошлары эму, салпы колаклы вьетнам дуңгызлары һәм башкалар бар.
Зоопарктагы 300дә артык хайванга, мисал өчен, страус, шиншилла, тиен, дуңгыз, йорт куяны, павлин, янут, үрдәк, фазан һәм башкаларга ветеринар-санитар экспертизасын раслый торган ветеринар-белешмә документларсыз әзерләнгән һәм сакланган азык бирелә.
Табигатьне саклау прокуратурасы барлык кагыйдә бозу очраклары буенча юридик һәм вазифаи затларга карата административ хокук бозу турында эш кузгаткан.
Хокук бозуларны бетерү прокуратура күзәтүе астында тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз