news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хайван тешләре эзе булган кеше башы сөяге табылган

Хәзерге вакытта кеше сөякләре экспертизага җибәрелгән.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 9 апрель көнне Казанда Алебастрова урамы буенча «Обгонная» тимер юл станциясе юлында хайван тешләре эзе булган кеше башы сөяге табыла. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү үткәрә.

Шушы тирәдәге территорияне карау барышында, тимер юлдан 200 метр ераклыкта, өзгәләнгән кием һәм теш эзләре белән тагын кеше сөякләре табылган. Якынча мәгълүматлар буенча, ир кышын үлгән булырга, аннары аның гәүдәсен сукбай этләр өзгәләгән булырга мөмкин. Хәзерге вакытта кеше сөякләре экспертизага җибәрелгән.

Бу хәлнең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100