Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда һава торышы начарлану турында кисәттеләр
Якындагы биш көндә Казанда һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Төнлә термометр баганасы +4 градуска кадәр төшәргә, көндез иң күбе +12 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Уртача тәүлеклек температура якынча +10 градус тирәсендә көтелә. Шуңа бәйле рәвештә Казан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.
Автомобильчеләргә куркыныч хәрәкәтләрдән, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле маневрлардан тыелырга, һава торышы һәм юл шартларыннан чыгып хәрәкәт итү тизлеген сайларга, иминлек каешларын кулланырга һәм балаларны бары тик автокреслоларда гына йөртергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз