news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хатын-кызны бәрдереп качып киткән автобус шоферын эзлиләр

Себер трактында килеп чыккан юл һәлакәте нәтиҗәсендә 59 яшьлек хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда хатын-кызны бәрдереп качып киткән автобус шоферын эзлиләр. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә төш вакытында 91нче автобус шоферы Себер трактында 59 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.

Нәтиҗәдә, зыян күрүче төрле тән җәрәхәтләре алган.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе әлеге юл һәлакәтен үз күзләре белән күрүчеләрне (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100