news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда хатын-кызлар сәламәтлеге мәсьәләсе каралачак

16 февральдә Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә “Россиядә яшәүче хатын-кызларның сәламәтлеге” темасына телеконференция узачак

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). 16 февральдә Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә “Россиядә яшәүче хатын-кызларның сәламәтлеге” темасына телеконференция узачак.
Чарада Россиянең дипломнан соң белем бирү буенча медицина академиясенең акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире профессор Наталья Подзолкова гормональ, индивидуаль терапия мәсьәләләре буенча чыгыш ясар дип көтелә. В.Сербский исемендәге Дәүләт социаль һәм суд психиатриясе фәнни үзәге хезмәткәре, медицина фәннәре докторы Алексей Перехов хатын-кызларда очрый торган депрессияләр мәсьәләсенә тукталачак. Бу турыда клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot