news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Россия чемпионаты була

Турнир Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Россия чемпионаты Казанда 25-28 сентябрьдә узачак. Ярышлар «Ак Барс» көрәш сараенда була. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышларда илнең иң көчле спортчы кызлары катнашыр дип көтелә.

Татарстан башкаласында турнир Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot