news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хатын-кыз үз фатирында сөрем газы белән агуланган

Һәлакәт бүген М.Гафури урамындагы 4нче йортта булган.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда яшәүче хатын-кыз үз фатирында, сөрем газына агуланып, хастаханәгә эләккән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына М.Гафури урамындагы 4 нче йортта бер хатынның сөрем исе белән агуланырга мөмкинлеге турында хәбәр килгән», – диелгән ведоммство хәбәрендә.

Һәлакәт аркасында биш катлы йортта яшәүче 52 яшьлек хатын зыян күргән. Аны 7 нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

Һәлакәт урынында газ хезмәте вәкилләре эшли. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100