news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хатын-кыз һәм ике бала ис газы белән агуланган

Фаҗига фатирда газ колонкасының төзек булмавыннан килеп чыккан.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда хатын-кыз һәм ике кечкенә улы ис газы белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә кич 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына Даурия урамындагы торак йортта хатын-кыз һәм ике баласының ис газы белән агуланганлыгы турында хәбәр килгән.

Ашыгыч ярдәм табиблары Республика балалар клиник хастаханәсенә 4 һәм 8 яшьлек малайны китергән. Хатын-кызны, караганнан соң, госпитализацияләү таләп ителмәгәч, өенә озатканнар.

Алдан ачыкланганча, фаҗиганең сәбәбе төзек булмаган газ колонкасы була.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында газ приборлары һәм мичләр эшләгән вакытта йортта яхшы вентиляция булырга тиеш, дип искәртәләр.

«Ис газының иң киң таралган чыганаклары — төзек булмаган газ, май, утын ягу мичләре, газ приборлары, бассейннарда су җылыткычлар һәм ис газы чыгаручы двигательләр. Мичтәге ярыклар, ватылган төтен юлы, җилдән саклану булмаган мич торбалары ис газының торак биналарда куркыныч концентрациягә җитүенә һәм фаҗигаләргә китерергә мөмкин», - диделәр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100