Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда хатын-кыз депутатларның "Мәрхәмәт - Милосердие" берләшмәсе планнары барланды
Аларның эшендә гаиләне саклап калу, никахлашучы яшьләрдә җаваплылыкны арттыру, аналар һәм балаларны яклау төп өстенлек булачак
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советында парламентның "Бердәм Россия" фракциясе каршында оештырылган хатын-кыз депутатларның "Мәрхәмәт - Милосердие" берләшмәсе матбугат конференциясе уздырды. Анда берләшмәнең алга таба эш планнары хакында фикерләштеләр.
Әйтик, берләшмә җитәкчесе Илсөя Мезикова гаиләне саклап калу, никахлашучы яшьләрдә җаваплылыкны арттыру, аналар һәм балаларны яклау аларның эшендә төп өстенлек булачагын ассызыклады.
"Безнең матбугат конференциясенең бүген, Бала хокуклары конвенциясе кабул ителүгә 25 ел тулган һәм Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көнендә, узуы әһәмиятле - бу мәсьәләләрнең барысы да "Мәрхәмәт" берләшмәсенә турыдан-туры кагыла", - дип билгеләп үтте Илсөя Мезикова үзенең чыгышы башында.
Көн тәртибенә куелган әһәмиятле мәсьәләләр арасында, хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе җәмгыятьтә социаль-тискәре күренешләр (алкоголизм, наркомания, эшсезлек) арту, бөтен җирдә спайслар таратуны атады. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү белән бәйле проблема узган чакырылыш хатын-кыз парламентарийларның аерым контролендә торган. Әлеге категория өчен бүленә торган фатирлар саны арту һәм ятим балаларның торагын тартып алучы мошенникларга киртә куючы закон нормалары кабул ителүгә карамастан, сораулар кала бирә. Шуңа бу тема хәзерге чакырылышта да өстенлекле мәсьәләләр арасында калачак.
И.Мезикова сүзләренчә, җитди борчылу тудырган тагын бер тема - гаилә институтын саклап калу. "Бу өлкәдәге статистика сөендерерлек түгел: быел Түбән Кама шәһәре буенча гына да никахлашкан яшь парларның яртысы аерылышкан. Туй үтеп дүрт көн узуга аерылышу турындагы гариза язган парлар рекорд куйган, - дип билгеләп үтте Илсөя Мезикова. - Бу бик зур социаль проблема, ул галим, җәмәгатьче, министрлык һәм ведомстволар катнашында комплекслы хәл итүне сорый".
Шулай ук хатын-кыз парламентарийлар алкоголизм белән наркоманиянең "яшәрү", балаларның компьютер белән артык мавыгуы кебек һәм башка бик күп проблемаларны күтәреп чыгарга телиләр. Моннан тыш, бу исемлеккә гражданнарны мөрәҗәгатьләре буенча "планнан тыш" сораулар да өстәлергә мөмкин.
Матбугат конференциясенә нәтиҗәләр ясап, спикер нигезләрнең-нигезе - ул гаилә һәм аны ныгыту җәмгыятьтә туган күп кенә проблемаларны нәтиҗәле хәл итәргә булышачак, дип белдерде.
Искәртеп узабыз: "Мәрхәмәт - Милосердие" төркеме ТР парламентының дүртенче чакырылышында оештырылды һәм 13 хатын-кыз депутатны берләштерде. Бүген аңа 15 парламентарий керә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.
Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз