news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда хатын-кыз белән бала үз фатирларында ис тиеп агуланган

Һәлакәт сәбәпләрен ачыклыйлар.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Казанда хатын-кыз белән бала үз фатирларында ис тиеп агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 23.30 сәгатьтә Бондаренко урамындагы 27нче йортта ике кешенең ис тиеп агулануы турында хәбәр ителә.

Һәлакәт урынына килгән 3нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре биш катлы йортның икенче катындагы ике бүлмәле фатирда 31 яшьлек хатын-кызның һәм 6 яшьлек малайның газ исе белән агулануын ачыклаган.

Зыян күрүчеләрнең икесен дә уртача авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр.

Һәлакәт сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot