Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда хатын-кыз белән бала үз фатирларында ис тиеп агуланган
Һәлакәт сәбәпләрен ачыклыйлар.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Казанда хатын-кыз белән бала үз фатирларында ис тиеп агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә 23.30 сәгатьтә Бондаренко урамындагы 27нче йортта ике кешенең ис тиеп агулануы турында хәбәр ителә.
Һәлакәт урынына килгән 3нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре биш катлы йортның икенче катындагы ике бүлмәле фатирда 31 яшьлек хатын-кызның һәм 6 яшьлек малайның газ исе белән агулануын ачыклаган.
Зыян күрүчеләрнең икесен дә уртача авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр.
Һәлакәт сәбәпләрен ачыклыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз