news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Харис Якуповның күргәзмәсе ачыла
Бүген “Хәзинә” милли галереясендә СССР халык рәссамы Харис Якуповның “Харис Якуповның хәрби галереясе” исемле күргәзмәсе ачыла
Скопировать ссылку
(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Бүген “Хәзинә” милли галереясендә СССР халык рәссамы Харис Якуповның “Харис Якуповның хәрби галереясе” исемле күргәзмәсе ачыла.
Харис Якупов 1919 елның 23 декабрендә Казанда туа. 1939 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1940 елда армия сафларында хезмәт итә башлый, шуннан фронтка да китә. 1945 елда, сугыш тәмамлангач, Казанга кайта һәм Татар сәнгать фондында эшли башлый. 1946 елда Мәскәүдә Үзәк студиядә Б.Иогансон кул астында рәсем ясау белән шөгыльләнә. 1947-1951 елларда Казан сәнгать училищесында укыта. 1951-1975 елларда ТАССРның Рәссамнар берлеге Идарәсе җитәкчесе була. 2010 елның 17 февралендә дөнья куя.
“Хәзинә” галереясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, экспозициядә Харис Якуповның Бөек Ватан сугышы темасына багышланган картиналары, жанр әсәрләре һәм графика үрнәкләре урын алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot