news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Харис Якупов күргәзмәсе ачыла

23 декабрьдә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә күренекле рәссам Харис Якуповның 90 еллыгына “Рәссам. Гаилә. Шәкертләр” исемле күргәзмәсе эшли башлаячак

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). 23 декабрьдә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә СССР һәм Россия халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясе әгъзасы, СССР, РСФСР һәм Татарстан Республикасының Дәүләт премияләре лауреаты Харис Якуповның 90 еллыгына “Рәссам. Гаилә. Шәкертләр” исемле күргәзмәсе эшли башлаячак.
Харис Якупов – Татарстан сәнгатен үстергән танылган рәссам. Аның тарихи темаларга, Бөек Ватан сугышы сюжетларына, авыл хезмәтчәннәре, нефтьчеләр, КамАЗны төзүчеләр турындагы картиналары илебезнең сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш кертә. Остазны икенче төрле Татарстан һәм Россия сәнгате тарихында батырлык темасы җырчысы дип атарга була. Иҗатының үзенчәлеге дә – тарихыбыз һәм бүгенге заманыбызның актуаль мәсьәләләренә мөрәҗәгать итүдә. Рәссам үз картиналарында алдынгы шәхесләр, аларның хезмәт батырлыгына, рухи көченә һәм матурлыгына дан җырлый. Харис Якуповның төрле жанрларында иҗат итүе мәгълүм. Мәсәлән, аның картиналары, портретлары, табигать күренешләре сурәтләнгән рәсемнәре, натюрмортлары Татарстанның рәсем сәнгатен югары баскычка күтәрә.
Галереядә 16 сәгатьтә ачылачак күргәзмәдә шулай ук Харис Якуповның тормыш иптәше Рушан Якупова, уллары Фәрит һәм Әнвәр Якуповларның эшләре, рәссам күп еллар дәвамында җитәкләгән Россия Сәнгать академия остаханә шәкертләре – Шамил Шәйдуллин, Рөстәм Хуҗин, Әнвәр Сәйфетдинов, Резеда Яманова һәм башкаларның 100гә якын рәсеме белән дә танышып булачак. Бу турыда “Хәзинә” галереясеннән хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot