news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда һәм Татарстанның зур шәһәрләрендәге мәчетләрдә ифтарлар узачак

Бүген, 18 февральдә, кояш баю белән, изге Рамазан ае керә. Иртәгә, 19 февральдә, мөселманнар ураза тота башлый. Казанда һәм Татарстан Республикасының иң зур шәһәрләрендәге мәчетләрдә ифтарлар уздырылачак. Ифтарлар Казанда гына да 49 мәчеттә узар дип көтелә. Моннан тыш, кайбер мәчетләр, пандемия чорында башланган традицияне дәвам итеп, ифтарга ланч-бокслар таратуны оештыра. Ифтарлар уза торган мәчетләр исемлеге белән ТР Диния нәзарәте сайтында танышырга мөмкин.

Шунысы игътибарга лаек: ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән дә оештырырга мөмкин. Чөнки изге Рамазан аенда ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны ашаткан өчен Аллаһы Тәгалә зур әҗер-савап бирә. «Кем дә кем ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучының әҗер-савабыннан киметелмичә әҗер-савап булачак», - дип хәбәр ителә сөекле Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссаләм хәдисендә.

Авыз ачу мәҗлесләрен үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ә мәчетләргә ифтарларга килергә теләүчеләрнең алдан язылуы сорала. Ифтарлар уза торган мәчетләр исемлеге тулыланырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot