Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда һәм районнарда Корбан бәйрәме уңаеннан шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре узачак
Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда шәһәркүләм балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Нәзарәт мәчетләре барлык теләүчеләрне төрледән-төрле чараларга көтеп кала: алар мәчет янәшәсендә дә, шулай ук җәмәгать урыннарында, паркларда, скверларда, стадионнарда узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Корбан бәйрәме көннәрендә гает намазыннан соң балалар өчен аттракционнар һәм карусельләр, мастер-класслар эшләячәк, спорт ярышлары, кыйммәтле бүләкләр каралган Коръән бәйгеләре, рәсем һәм шигырь конкурслары, викториналар, квестлар узачак, тәм-томнар, попкорннар, коймаклар һәм пылаулар булачак.
Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәмнәрне Сарман, Әлки, Алабуга, Лениногорск, Буа, Питрәч, Чирмешән, Чаллы, Мөслим һәм Лаеш мөхтәсибәтләре оештыра.
Казанда гаилә бәйрәмнәре «Әбүгалисина» һәм «Әхмәдзәки» мәчетләрендә узачак, ә иң зур мәйданчык Кремль яр буендагы «Елмай» балалар паркында узачак «Корбан-Фест» булачак. Биредәге чара, яшьләренә һәм диннәренә карамастан, Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны берләштерәчәк.
Фестиваль программасы «Казан – ул...» концепциясе нигезендә төзелгән, ул шәһәрне дин, гаилә, тарих, спорт, юмартлык, хезмәт һәм зәвык аша ачачак. Төп сәхнәдә театр һәм филармония артистлары, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган артисты Рифат Зарипов чыгыш ясаячак. Мөселман традицияләренә хөрмәт йөзеннән фестивальдә инструменталь музыка кулланылмый – моның урынына чыгышлар махсус тавыш форматы белән узачак.
Быелгы программада яңалык – 5 бәрән уйнату. Кунаклар аларны көч аттракционнарында, спорт эстафеталарында һәм гаилә ярышларында катнашып ота алачак. Җиңүче сарыкны үзе белән ала яки оештыручыларга тапшыра ала – ул чагында хайванны шәригать кушканча чалу, ә итен мохтаҗларга тарату каралган.
Балалар өчен аерым зоналар эшләячәк. Балалар зонасында – ун метрлы буяу тактасы, тере күбәләкләр очкан чатыр, аквагрим, аниматорлар, эстафеталар, иҗади остаханәләр. Бәйрәм уңаеннан 2000 балага бүләк өләшү көтелә.
Яр буенда көч структуралары һәм патриотик клублар катнашында хәрби техника күргәзмәсе оештырылачак – «Казан – ул каһарманнар» зонасы. «Казан – ул спорт» мәйданчыгында Казанның спорт клублары тарафыннан мастер-класслар һәм гаилә стартлары үткәреләчәк.
Хатын-кызлар өчен яулык бәйләргә өйрәтү зонасы булачак. Теләге булган һәр кеше намаз уку нигезләре белән таныша алачак. Аерым сәхнәдә татар гаиләсендә Корбан бәйрәме турында Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры спектакль күрсәтәчәк. Кунакларны шулай ук гаилә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр турында лекторийлар һәм 100дән артык мастер-класс көтә: каллиграфия, кызыл балчыктан әйберләр ясау, агачка рәсем төшерү.
Фестиваль территориясендә – локаль брендлар һәм осталар продукциясе: китаплар, текстиль, күн әйберләр, бизәнү әйберләре, ислам символикасы төшерелгән товарлар, 100дән артык позиция булган ярминкә-маркет. Милли ашлар белән ачык һавада хәләл-фудкорт эшләячәк.
«Корбан Фест» шәһәр гаилә фестивале 27 май көнне «Елмай» балалар паркында (Казан яр буе) узачак. Башлану вакыты – 13.00 сәгатьnтә, тәмамлану вакыты – 17.00 сәгатьтә. Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз