Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда халыкны сыйфатлы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелә
Казанда халыкны сыйфатлы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелә
(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). Бүген “Медицина ярдәме һәм дарулар белән тәэмин итү сыйфатын төбәк дәрәҗәсендә арттыруга заманча караш” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде. Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексына Татарстан фармацевтлары һәм табиблар белән бергә Россиянең 38 төбәгеннән 250 белгеч җыелды.
Конференциянең пленар утырышы ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комитет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, ТР сәләмәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең лицензияләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Книга рәислегендә ачылды.
Әлеге чара Россиянең төрле төбәкләреннән килгән фармацевтлар һәм медицина белгечләрен борчыган проблемаларны уртак тырышлык куеп чишүне күздә тота. Болар иң беренче чиратта – даруларны, кан алу станцияләре продуктларын саклау һәм транспортлау вакытында сыйфатын югалтмау, шул рәвешле кеше иминлеген тәэмин итү.
Татьяна Ларионова конфренциядә катнашучыларны сәламләп, Татарстанда дарулар белән эш итүче “Даруларның сыйфатын контрольдә тоту һәм сертификацияләү үзәге” дәүләт учреждениясен 75 еллык юбилее белән тәбрикләп узды. Ул, моннан тыш, Татарстанга күрше төбәкләрнең тәҗрибәсе дә бик файдалы булачагын искәртте.
Аның сүзләренә караганда, Казан еш кына сәламәтлек саклауны үстерүгә юнәлтелгән илкүләм һәм халыкара чараларны уздыру урыны итеп сайлана. “Бу юкка гына түгел, чөнки Татарстанда Президентыбыз, Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте тарафыннан халыкның дарулар һәм сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин ителешенә, социаль якланган булуына зур игътибар бирелә”,- дип аңлатып үтте дәүләт киңәшчесе.
Т.Ларионованың докладыннан күренгәнчә, республикада 1300 субъект дарулар әйләнешендә катнаша, фармацевтика базары күләме 9 миллиард сум исәпләнә. “Бүген республикада 17 мең төрле дару һәм препаратлар кулланышка кертелгән. Ил буенча теркәлү узган дарулар белән беррәттән, ялган препаратлар саны да арта. Шуңа да әлеге шатрларда даруларны лицензияләү, аларга карата билгеле бер стандартлар билгеләү, сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү актуаль булып кала бирә”, - дип сөйләде Т.Ларионова үзенең чыгышында.
“Медицина ярдәме һәм дарулар белән тәэмин итү сыйфатын төбәк дәрәҗәсендә арттыруга заманча караш” фәнни-гамәли конференциясе 27 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Бу ике көн эчендә даруларны җитештерү, сыйфатын тикшерүгә кагылышлы хокукый база, Россиядә клиник тикшеренүләрне контрольдә тоту, сынау лабораторияләре эшчәнлеген оештыру кебек мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу, Россия төбәкләреннән килгән фармацевтлар тәҗрибәсен үзләштерү планга кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз