news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда халыкның, машиналарның кимүе проблемалар белән бәйле түгел – Илсур Метшин

Шәһәрдә актив халыкның өчтән бере кимүен мэр каникуллар, бакча чоры булуы белән бәйләде.

Казанда халыкның, машиналарның кимүе проблемалар белән бәйле түгел – Илсур Метшин
Рамиль Гали

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда Дөнья чемпионаты вакытында халык, машиналар азрак булу ниндидер проблемалар белән бәйле түгел. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин журналистларга Казанның IT-паркында футбол буенча Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә шулай дип әйтте.

Матбугат очрашуында мэр “Казанда кеше кимүе ЮХИДИ хезмәткәрләре күп булуына бәйле түгелме” дигән сорауга җавап бирде.

“120 меңлек студентлар армиясе бар бит. Аларның күбесе китте. 110 мең бала укый, күпме укытучы укыта. Шәһәр халкы саныннан 330 меңне алып ташларга була. Әле төрле түгәрәкләргә озатып йөрүче әти-әниләрне, әби- бабайларны исәпкә алсак. Шәһәрдә актив халыкның өчтән бере юк дип әйтергә була. Өстәвенә, яхшы һава торышы, бакча сезоны. Халыкны, машиналарны азрак күрү ниндидер проблемалар белән бәйле түгел. Каникул, җәй бит. Уку да иртәрәк тәмамланды”, - диде Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы Кытайда олимпиада ачылышы тантанасына барганда, бөтенләй кеше әсәре булмавын да исенә төшерде. “Шимбә идеме ул, якшәмбеме, сәгать унда аэропорттан шәһәр үзәгенә бардык. Урамда ник бер кеше булсын! Сәгатькә карыйм, машина йөртүчедән, ник кеше юк, дип сорыйм. Аның әйтүенчә, партия олимпиада вакытында комачауламасын өчен кешеләрнең өйдә булуын сораган”, - дип сөйләде Илсур Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100