Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Халыклар дуслыгы йортында ТР Халыклары ассамблеясе Советы утырышы уза
Анда Казанның “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” белем бирү үзәге һәм Ассамблеянең милли иҗтимагый берләшмәләренең Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен һәм саклау буенча эшчәнлеге турында фикер алышу көтелә
(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Иртәгә – 3 мартта Казанда Халыклар дуслыгы йортында ТР Халыклары ассамблеясе Советы утырышы уза. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да катнашуы көтелә.
Утырышта Халыклар дуслыгы йортының узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, Казанның “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” белем бирү үзәге һәм Ассамблеянең милли иҗтимагый берләшмәләренең Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен һәм саклау буенча эшчәнлеге турында фикер алышу көтелә.
Шулай ук ТР Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты эшчәнлеген бәяләү, Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблеянең 2011 елга планын раслау көтелә. Бу хакта Татарстан парламентының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз