news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Халыклар дуслыгы йортында милли киемле курчаклар күргәзмәсе була

Дуслык йортында «Бакый Урманчы» фильмы һәм «Татарстан. Бергә яшәү сәнгате» авторлык күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). 26 сентябрь көнне 16:00 сәгатьтә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының беренче катында милли костюмлы курчаклар күргәзмәсе ачыла. Бу турыда Дуслык йортының матбугат үзәге хәбәр итә.

Күргәзмә яңа мәдәни образлар һәм символлар табарга, Татарстан имиджын тудыру өчен искеләрен актуальләштерергә булышачак, заманча татар сәнгатенең дөнья мәдәнияте һәм сәнгате белән тирән бәйләнешен күрсәтәчәк.

Күргәзмәнең мөһим максаты булып Татарстан Республикасы һәм Казанның Европада танылышын арттыру, Татарстанның туристлык һәм инвестицион күркәмлеген көчәйтү, татар этносын милләтара дуслык һәм тынычлык үткәргеч буларак популярлаштыру тора, диелә хәбәрдә.

Күргәзмә ачылышы кысаларында авторлар белән берлектә экспозицияләр буенча экскурсия, «Бакый Урманчы» фильмын һәм «Татарстан. Бергә яшәү сәнгате» авторлык күргәзмәсен тәкъдим итү һәм фотосессия каралган.

Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100