news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Халыклар бердәмлеге көнендә митинг һәм концерт узачак

Игенче сарае каршында республиканың иң яхшы коллективлары чыгыш ясар дип көтелә, бәйрәмгә килүчеләрне кайнар чәй көтә.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). 4 ноябрьдә, Россиядә Халыклар бердәмлеге көнендә, Казанда митинг һәм концерт булачак, дип хәбәр итә бәйрәм чараларын оештыручылар.

Әлеге тәкъдимне төбәкнең иҗтимагый патриотик оешмалары, шул исәптән Татарстан Республикасының "Ватан" берләшмәсе һәм "Татарстан Республикасы ирекле үсеш үзәге" җиткергән. Шулай ук митингта Казан халкы һәм башкала кунаклары, иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре, хезмәт коллективлары катнашачак. Митингны оештыручылар күпмилләтле ил өчен, бигрәк тә бүгенге вазгыятьне истә тотканда, халыкларның бердәмлеге гаять мөһим булуын искәртә.

Кремль яр буендагы Игенче сарае каршында республиканың иң яхшы коллективлары чыгыш ясар дип көтелә. Бәйрәм программасы 12.30 сәгатьтә башлана. Бәйрәмгә килүчеләрне кайнар чәй көтә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot