news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр

Римма Ратникова: “Бу – чын мәгънәсендә халыклар бердәмлеге бәйрәме”

(Казан, 5 ноябрь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Кичә Казанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы митинг–концерт узды. Бәйрәм чараларын “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан һәм Казан җирле төбәк бүлеге оештырды.
Бу көнне Казанда яшәүчеләр һәм башкала кунаклары шәһәр үзәгенә җыелды. Бәйрәм Бауман урамы буйлап тантаналы йөреш белән башланды. “Бердәмроссиялеләр”, “яшь гвардиячеләр” һәм партия тарафдарларыннан оешкан колонналар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясеннән Шаляпин һәйкәленә кадәр барды. Күркәм гадәткә кергәнчә, “Бердәм Россия” партиясенең яшьләр канаты активистлары Россия флагын күтәреп узды. Юлда очраган кешеләргә “яшь гвардиячеләр” РФ дәүләт гимны тексты язылган листовкалар өләште.
Тантаналы митингка килүчеләрне республика һәм “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, партиянең төбәк сәяси советы секретаре урынбасары Римма Ратникова тәбрикләде.
“Халыклар бердәмлеге көне – ул чын мәгънәсендә тарихи, һәм тарихчылар раслаганча, ил язмышын халык үзе хәл иткән бердәнбер бәйрәм”, – дип ассызыклады Римма Ратникова үзенең чыгышында. Ул искәртеп узганча, моннан дүрт гасыр чамасы элек Минин һәм Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе сугышчылары Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итә. Төрле катлау һәм милләт вәкилләре Ватанны яклап яуга күтәрелә.
“Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм. Безнең бәйрәм әле яшь, аңа нибары дүрт ел. Ул – чын мәгънәсендә халыклар бердәмлеге бәйрәме. Бүген без кризиска бергәләп каршы торабыз. Дәүләт, республика, “Бердәм Россия” партиясе җитәкчелеге бөтен ил белән бергә инфляцияне авызлыклый алды, зур предприятиеләр акрынлап гадәти эш режимына кайта, хезмәт коллективлары саклап калынды, кешеләр бүгенге көндә банкта сакланучы акчалары өчен борчылмый”, – диде ул.
“Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Виктор Бударин журналистларга биргән интервьюсында болай дип билгеләп үтте: “Халыклар бердәмлеге көне – илнең матур киләчәгенең нигезе ул. Бергә дус–тату яшәп, хезмәт итеп Россиянең бөек ил саналырга хокуклы булуын расларга кирәк”.
Чарада шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Гөлнара Сергеева, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк һәм Казан бүлеге вәкилләре, партия тарафдарлары, “Бердәм Россия” Яшь гвардиясе” иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100