Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган митинг уздырылды
Митингның инициаторлары – мәдәният һәм мәгариф өлкәләре, Татарстан халыклары ассамблеясы, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәге мәйданчыгында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Без бердәм!” митингы уздырылды.
Митингка җыелган казанлыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. “Халыклар бердәмлеге көне – безнең тормышка ныклы адым ясап керүче яңа бәйрәм, - дип билгеләп үтте ул. - Бу очрашу белән без 400 ел элек берләшеп Ватаныбызны саклап калган кешеләрне искә алабыз, хөрмәтебезне белдерәбез, - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин. – Алар төрле милләт, төрле дин вәкилләре булган, әмма аларны Ватанны саклау, яшь буынга тынычлыкта яшәү мөмкинлеге бирү максаты берләштергән... Бүген безнең илне кысу, мөмкинлекләрен чикләү, абруена йогынты ясарга омтылулар күзәтелә, әмма тынычлык, дуслык һәм килешү булганда бу максатларына ирешә алмаячаклар”, - дип ышана ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Без күп телле һәм күп мәдәниятле булуыбыз белән бай һәм гасырлар буе Татарстан җирендә яшәүче һәр халыкның иң яхшы традицияләрен сакларга тырышабыз, диде ул һәм митингта катнашучыларны дус һәм тыныч яшәргә өндәде.
Казан каласы Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов, РФ Җәмәгать палатасы әгъзасы, ТР Җәмәгать палатасы рәисе урынбасары, “Фатыйма” хатын-кызлар кризис үзәге" коммерцияле булмаган партнерлык оешмасы әгъзасы Татьяна Забегина, Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе урынбасары, Чувашия милли-мәдәни автономиясенең ТР дагы советы рәисе Константин Яковлев, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Кәмәрия Хәмидуллина шәһәрлеләрне бәйрәм белән котлады.
Шулай ук сәхнәдән митинг резолюциясе тексты укылды.
Митингның инициаторлары мәдәният һәм мәгариф өлкәләре, Татарстан Халыклары ассамблеясы, ТР Җәмәгать палатасы, республиканың башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз