news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Халыкара Укытучылар көненә багышланган зур тантана узачак

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы җитәкчелегенең катнашуы көтелә

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). 6 нчы октябрь көнне Казанда Халыкара Укытучылар көненә багышланган зур тантана узачак.

Казанның “Баскет-холл” спорт корылмасында оештырыла торган чарада Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашуы көтелә. Бәйрәмгә чакырылган Татарстанның 3,5 меңнән артык укытучысын һөнәри бәйрәм белән тәбрикләячәкләр.

Танылган эстрада артистлары катнашында бәйрәм тантанасының телевизион версиясен “Яңа гасыр” телеканалы күрсәтәчәк. Аны 12 нче октябрь көнне 13 сәгать 30 минутта карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.

Укытучылар көненә багышланган чаралар моның белән генә чикләнми: Казанда Татарстанда беренче Милли мәгариф үзәге һәм Республика Олимпиада үзәге ачылышы көтелә.

Милли мәгариф үзәгенә “Балакай” балалар бакчасы, Казан федераль университеты каршындагы 2нче гимназия һәм 32нче музыка мәктәбе керә. Үзәкнең төп үзенчәлеге – халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте нигезендә туган телдә белем алуның өзлексезлеген гамәлгә ашыру.

ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы беренче Республика олимпиада үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләре – сәләтле балалар һәм талантлы педагоглар белән эшләү.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100