news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда халыкара семинарда педагогларның һөнәри этикасын арттыру турында сүз барачак

Бүген, 4 майда ачылачак семинарны Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештырган.

Казанда халыкара семинарда педагогларның һөнәри этикасын арттыру турында сүз барачак
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Бүген, 4 майда, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында халыкара фәнни-методик семинар уза. Семинар театр һәм мәгариф структураларының хезмәттәшлек тәҗрибәсен анализлауга багышланган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Фәнни-методик семинарның темасы - "Театраль педагогика алымнары ярдәмендә укытучыларны һөнәри-этик әзерләү". Семинарны Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештырган.

Семинарда педагогларны драматик сәнгать өлкәсеннән хәбәрдар булырга, театр элементларын көндәлек эш тәҗрибәсендә кулланырга өйрәтәчәкләр.

Лаборатория барышында хәзерге заман гомуми белем бирү мәктәбенең төп проблемалары берләштереләчәк һәм драма сәнгатенең төрле аспектлары ярдәмендә әлеге проблемаларны чишү юллары эзләнәчәк.

Чакырылган белгечләр семинар катнашучыларын хәзерге заман театрының уңышлы социаль проектлары белән таныштырачаклар. Лабораториядә Г.Камал исемендәге ТДАТ җитәкчеләре, режиссерлары, актерлары, хезмәткәрләре, КФУ мөгаллимнәре, белем бирү учреждениеләре директорлары чыгыш ясаячак. Семинарда район (шәһәр) белем бирү бүлекләренең 800дән артык методик хезмәт җитәкчеләре, лицейлар, гимназияләр, мәктәп директорлары, педагог-оештыручылар катнаша.

Семинар Н.Исәнбәтнең И.Зәйниев куелышындагы "Миркәй белән Айсылу" спектаклен карау белән тәмамлана.

III Халыкара фәнни-методик семинарның ачылу тантанасы 4 майда 13:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә уза.

Өстәмә мәгълүматны театрның маркетинг һәм PR буенча бүлегеннән белешеп була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100