news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Халыкара музейлар форумы узачак

2010 елның 14-18 сентябрендә Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Милли музее Казанда “Музей һәм җәмгыять: берләшүнең бүгенге модельләре” темасына Халыкара музейлар форумын уздыра

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). 2010 елның 14-18 сентябрендә Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Милли музее Казанда “Музей һәм җәмгыять: берләшүнең бүгенге модельләре” темасына Халыкара музейлар форумын уздыра. Әлеге чара республикабызның Милли музее оешуына 115 ел тулуга багышлана.
Милли музейның рәсми сайты хәбәр иткәнчә, очрашуда тарихи-мәдәни мирасны саклауда, дәүләтнең мәдәнияткә караган сәясәт өлкәсендә музейларның роле; музейлар һәм фәнни җәмәгатьчелек – хезмәттәшлек юнәлешләре; музейларның мәгълүмат потенциалы, мәктәпләр, югары уку йортлары белән бәйләнешләре; музейлар арасында хезмәттәшлек; музей экспозициясенә яңача якын килү; музейларда инновацион социомәдәни проектларны тормышка ашыру; музейларда мәгълүмат технологияләрен үстерү кебек темаларны карау планлаштырыла. Чарада идарә органнары вәкилләре, хезмәткәрләре, музейлар, архивлар белгечләре, югары уку йортлары мөгаллимнәре, шәкертләре, мәгариф, мәдәният, туристик бизнес учреждениеләре вәкилләре катнашуы көтелә.
Форум кысаларында Милли музейда юбилей күргәзмәсе дә оештырылачак дип уйланыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100